+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 декабрь 2021, 12:00

Вакциналанмаганнарга нәрсә яный?

Башкортстанның баш санитар табибының кайбер категория гражданнар өчен коронавирустан мәҗбүри вакциналану турындагы карары үз көченә кергәнче аз вакыт калып бара. Документ нигезендә, 18 декабрьдән башлап, эш бирүчеләр COVID-19дан вакциналану узмаган хезмәткәрләрне, хезмәт хакын сакламыйча, эштән читләштерергә тиеш булачак. 30 декабрьдән чикләүләр башка предприятиеләргә дә кагылачак.

Вакциналанмаганнарга нәрсә яный?
Вакциналанмаганнарга нәрсә яный?

Башкортстанның баш санитар табибының кайбер категория гражданнар өчен коронавирустан мәҗбүри вакциналану турындагы карары үз көченә кергәнче аз вакыт калып бара. Документ нигезендә, 18 декабрьдән башлап, эш бирүчеләр COVID-19дан вакциналану узмаган хезмәткәрләрне, хезмәт хакын сакламыйча, эштән читләштерергә тиеш булачак. 30 декабрьдән чикләүләр башка предприятиеләргә дә кагылачак.

Әлеге таләп барлык милек рәвешләрендәге оешмаларга кагыла. Аларда вакциналанган хезмәткәрләрнең гомум проценты 80 процент дәрәҗәсендә булырга тиеш, калган 20 проценты медотводлы хезмәткәрләр һәм башка кешеләр: укуда, декрет ялында һәм командировкалардагылар. Хезмәткәрләргә прививканың беренче компонентын 18 ноябрьгә кадәр эшләтергә, ә 2021 елның 18 декабренә кадәр вакциналануны тәмамларга кирәк.

18 декабрьдән соң Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте карарның үтәлешен контрольдә тота башлаячак, таләпләрне үтәмәгән очракта, эш бирүчеләргә административ чаралар кулланылачак, штраф салыначак.

"Предприятиедә хезмәткәрләрнең 80 проценттан да кимрәге прививка ясатылган очракта, юридик берәмлеккә штраф санкцияләре 200 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шулай ук предприятиегә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып тору янарга мөмкин», - дип белдерде “Роспотребнадзор”ның Башкортстан бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Елена Шакирова.

Коронавируска каршы прививкаларны медицина оешмалары, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, транспорт тармагы хезмәткәрләре, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләре, ил чиген уздыру пунктларында Уфа аэропортында эшләүче хезмәткәрләр, хәрби хезмәткәрләр, хезмәт күрсәтү һәм көнкүреш хезмәтләре өлкәсе, финанс оешмаларының клиент бүлекчәләре һәм почта элемтәсе вәкилләре ясатырга тиеш.

11 ноябрьдән әлеге исемлеккә сәнәгать, төзелеш һәм проектлау, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, шул исәптән гражданлык-хокук килешүе нигезендә эшләүче хезмәткәрләр дә кертелде.

Фото: discover24.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: