Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән илдә һәм республикада киң колач алган гомум-дәүләт проектлары Федоровка районында да тулы куәтенә тормышка ашырыла. Бу җәһәттән агымдагы елда аеруча “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында зур күләмдә эш башкарылган.
Атап әйткәндә, проектның “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында Федоровка үзәк район дәваханәсенә быел 7 миллион сумлык иң югары класслы УЗИ аппараты алынган. Шул рәвеш-ле, әгәр моңа кадәр пациентлар йөрәккә, кан тамырларына УЗИ тикшеренүе үтү өчен зур шәһәрләргә җибәрелгән булса, хәзер бу катлаулы медицина тикше-ренүләре үзләрендә үк үткәрелә. Үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Марина Асабина белдерүенчә, авырулар бүген КТ һәм МРТ аппаратларында тикшеренү үтү өчен генә башкалага яисә якындагы зур шәһәрләргә җибәрелә, башка төрле анализлар алу өчен медицина учреждениесе барлык тиешле һәм иң заманча корылмалар белән җиһазландырылган.
Быел Юлдаш һәм Әтәч авылларында сафка кертелгән яңа модульле ФАПлар да гомумдәүләт проекты җимешләре булып тора. Шул рәвешле моңа кадәр бу авыллар халкына махсуслаштырылмаган биналарда медицина хезмәте күрсәтелә, хәзер аларны биредә җылы, якты, уңайлы, беренчел медицина звеносы өчен каралган барлык тиешле җиһазлар һәм аппаратлар белән коралландырылган бүлмәләрдә каршы алалар.
Әйткәндәй, гомумдәүләт проекты тормышка ашырылган чорда Федоровка районында шундый алты ФАП сафка кертелгән. Марина Николаевна белдерүен-чә, 2024 елга кадәр янә өч модульле һәм бер стационар ФАП урнаштыру һәм төзү планга кертелгән. Шуларның беренчесе — Югары Явыш авылындагы фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланып тора да инде.
Баш табиб урынбасары билгеләвенчә, модульле ФАПларның төп өстенлекле ягы — алар тулысынча җиһазландырылып кайта. Ягъни авыл халкы тыштан да, эчтән дә ялтыраган буш бина гына алып калмый, аларга шунда ук иң заманча аппаратларда медицина хезмәте күрсәтелә башлый. Моны, әлбәттә, һәркем зур шатлык һәм куаныч белән каршы ала.
Соңгы чорда районның беренчел медицина звеносы объектлары зур яңарыш кичергән кебек, гомумдәүләт проекты кысаларында үзәк район дәваханәсендә дә мөһим төзекләндерү эшләре башкарылган. Аерым алганда, быел поликлиника түбәсе алыштырылган, бина диварларына тышкы яктан заманча ремонт үткәрелгән. Әйткәндәй, декабрь башында без биредә булганда бина тышын ремонтлау ахырына якынлашкан иде. Подрядчылар ремонт эшләре 10 декабрьгә тәмамланачагын белдерсә, поликлиникага килүчеләр һәм биредә хезмәт салучылар диварларны һәм түбәне төзекләндергәннән соң бинада май кебек җылы һәм уңайлы булуына канәгатьлек һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Янә бер күңелле яңалык: үзәк район дәваханәсенең техник паркы быел ике “Лада Ларгус” һәм бер “Лада Веста” автомобильләре белән тулыланган. Алар тиз арада табибларны авырулар янына илтеп җиткерә, авыл халкын вакциналау үткәрүдә дә мөһим техник чара булып тора.
Үзәк район дәваханәсе матди-техник базасының һәм би-редә эш шартларының яхшыруы аның табиблар белән тәэмин ителешендә дә уңай чагылыш таба. Быел гына да бирегә яшь белгечләрдән психиатр, анестезиолог һәм педиатр эшкә кайтканнар. “Авыл табибы” программасы кысаларында район җиренә эшкә кайтып, бер миллион сум алу мөмкинлеге булу, максатлы укыту, башка дәртләндерү чаралары да якын чорда медицина кадрларына булган их-тыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә булышлык итәр дигән ышанычта дәваханә җитәкчелеге.
Хәер, бүген дә Федоровка үзәк район дәваханәсендә, ниндидер тар белгечлек буенча табиб булмау сәбәпле, ябык торган бер генә кабинет та юк. Поликлиникада һәм дәваханәдә район халкына медицина хезмәте тулы куәтенә күрсәтелә. Әлбәттә, төп игътибар халыкны вакциналауга һәм аларны коронавирус йоктырудан саклап калуга юнәлтелә. Бу җәһәттән декабрь башына районда 8 мең чамасы кеше вакциналанган да инде. Халык арасында җитди аңлату эшләре алып барып, якын чорда аны план күрсәткеченә — 10300 кешегә җиткерү бурычы куялар.
Ә гомумдәүләт проекты кысаларында Федоровка үзәк район дәваханәсен төзекләндерү, аның матди-техник базасын яңарту алдагы елларда да дәвам итәчәк. Марина Асабина белдерүенчә, 2024 елга кадәр биредә терапия һәм хирургия бүлекләренә дә капиталь ремонт үткәреләчәк.
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.