+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 декабрь 2021, 12:11

Эшсез каласың килмәсә, прививка ясат!

Республикада кайбер категория гражданнарны мәҗбүри вакциналау исемлеге гамәлдә. Ни өчен моны эшләргә кирәк? Башкортстанның Баш дәүләт санитар табибы Анна Казак БСТ каналына биргән интервьюсында бу хакта да сөйләде.

Эшсез каласың килмәсә, прививка ясат!Эшсез каласың килмәсә, прививка ясат!
Эшсез каласың килмәсә, прививка ясат!

“Конституциянең 55 статьясы нигезендә - федераль законнар, ә дәүләт хакимиятенең федераль органнары вәкаләтләре буенча кабул ителә торган норматив актлар бар. Шуңа күрә Башкортстан республикасында баш санитар табибы буларак, мин кул куйган карар көченә керде дә инде. Анда, предприятиедә эшләүчеләр вакциналануны кимендә 80 процентка үтәргә тиеш, дип билгеләнә. Әлеге чараны гамәлгә ашыруга бүген безнең ике срок куелган: 18 декабрь һәм 30 декабрь”, - ди Анна Анриевна.

Эш бирүчеләр тарафыннан мәҗбүри вакциналану буенча нинди чаралар күрелә? Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне эштән читләштерә аламы? Шушы һәм башка сорауларга да республиканың Баш дәүләт санитар табибы җавап бирде.

“Бүген инде без үзебезнең планлы тикшерүләрне үткәргәндә дә күзәтеп барабыз, эш бирүчеләргә киңәшләр бирәбез. Кайбер предприятиеләрдә хезмәткәрләр үзләре мәгълүмат (аларның вакциналануын раслый торган сертификатлар, яки куар-кодлар) китерә. Кайбер оешмалар бу чараларны оешкан төстә бергә эшләргә һәм предприятиедә медицина оешмасы белән килешү буенча вакциналау процедурасын оештырырга карар кабул итте. Нинди ысул булса да, аның ахыргы нәтиҗәсе мөһим”, - диде Анна Казак.

Күп кенә оешмаларда эшләүчеләр инде прививка ясаткан. Ләкин аутсайдерлар да бар.

“Аутсайдерлар юк түгел. Без аларны күзәтеп торабыз. 18 декабрьгә кадәр әле аларның вакыты бар. Республикада вакциналар да җитәрлек”, - ди Баш дәүләт санитар табибы.

Әгәр дә эшчеләр әлеге карарны үтәмәсә, эш бирүчеләр хокук бозулар буенча административ йогынты чараларын кулланырга тиеш. Алар - штрафлар, эштән азат итү турындагы карарлар булырга мөмкин.

 

Фото: ptoday.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас