

Анда прививка ясату кампаниясенә каршы чыгучылар (Антиваксерлар) турында да сүз барды. Алар, чикләүләр һәм прививкалар кешеләрнең конституцион хокукларын боза, дип саный. Башкортстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Анна Анриевна бу хакта үз фикерен белдерде.
“Конституциянең аерым бүлекләрен генә түгел, тулысынча укырга кирәк. Гражданнарның сәламәтлегенә бәйле дәүләт бурычын һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен билгели торган ике бүлек бар. Халыкның сәламәтлеген саклау буенча мәддә дәүләткә моны эшләргә рөхсәт итә.
Шулай ук, Конституциянең 55нче статьясы мондый очракларда башка норматив актлар чыгарырга, ниндидер чикләү чараларын кертергә хокук бирә. Әгәр бу чаралар халыкның сәламәтлеген саклау өчен кирәк икән, дәүләт моңа тулы хокуклы”, - ди Анна Казак.
Чыннан да, бүгенге вәзгыятьтә иң мөһиме - бөтен җәмгыятьнең сәламәтлеге.
Фото: utv.ru