Соңгы тәүлектә республикада янә 573 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды.
Барлыгы пандемия башыннан яңа коронавирус инфекциясе 112 679 якташыбызда расланды. Аларның 101 701е савыккан. Соңгы тәүлектә 621 кеше коронавирусны җиңгән.
Әле республика дәваханәләрендә 393 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 252 пациент 60 яшьне үткән.
102 кешенең хәле авыр, 7 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 6 695 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 495 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә республикада тагын 34 кеше ковид корбаны булды. Пандемия башыннан 3 890 кешенең гомере өзелде. Аларның 3 498е 60 яшьне узган булган.
План буенча республикад Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 2 069 720 кеше вакциналанган, 1 858 688 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Фото: bashinform.ru