+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 декабрь 2021, 11:31

Ковид таралуга каршы чаралар нәтиҗә бирә

Бүген Башкортстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Анна Казак БСТ каналына биргән интервьюсында, безнең төбәктә Covid-19га бәйле вәзгыять тотрыклы, дип белдерде.

Ковид таралуга каршы чаралар нәтиҗә бирәКовид таралуга каршы чаралар нәтиҗә бирә
Ковид таралуга каршы чаралар нәтиҗә бирә

“Авыручылар саны көн саен кими. Вәзгыять тотрыклы. Тәүлеккә авыру йоктыручыларның 2,5 процентка кадәр кимүе күзәтелә. Бу - әлбәттә, яхшы фактор. Барысы да - күрелгән чаралар комплексы нәтиҗәсе.

Ковид йоктыручыларның кимүе чикләү чаралары һәм вакциналауның югары дәрәҗәдә булуы белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә авыручылар саны кимү тенденциясе бара”, - диде Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Казак.

 

Фото: mgazeta.com

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас