+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2021, 10:03

Башкортстанда ОРВИ белән хәлләр ничек?

“Бүген ОРВИ белән хәлләр икеләтә авыр. Безгә ике көчле вирус бергә ябырылды, шуңардан да эпидемиологик авыр ситуация барлыкка килә”, - диде бүген БСТ каналына биргән интервьюсында Башкортстанның Баш дәүләт санитар табибы Анна Казак.

Башкортстанда ОРВИ белән хәлләр ничек?Башкортстанда ОРВИ белән хәлләр ничек?
Башкортстанда ОРВИ белән хәлләр ничек?

Моңа вакытында вакцина ясатмау сәбәпче. Коронавирус белән гриппка каршы вакциналау арасында ким дигәндә бер ай үтәргә тиеш икән. Бүген гриппка каршы вакциналау әйбәт бара.

Балалар грипп һәм ОРВИ белән азрак чирли икән.

“Мәктәпләрдә грипп белән хәл тотрыклы. Бу каникулларның озайлы булуына бәйле. Каникулларга кадәр 500дән артык класс ябылган булса, бүген 7 мәктәптә генә карантинга җибәрелгән класслар бар”, - диде Анна Анриевна.

Укытучыларны вакциналау да нәтиҗәле булган. Чөнки укытучылар үзләре чирләгән очракта да вакциналану авыруны җиңел үткәрергә мөмкинлек бирә. Бүген уку йортларында чирләүчеләр саны шактый кимегән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас