

“Бүгенге көндә Русиядә “омикрон” штаммы белән зарарлануның беренче очраклары теркәлгән. Безнең республикада “омикрон” белән чирләүчеләр әлегә юк. Ләкин без уяу торабыз”, - диде Анна Казак.
“Аэропорт, тимер юл вокзалларында санитар-карантин контроль оештырылган. Без үз эшебезне көчәйттек. Хәзер санэпидемиология үзәге Җир шарының көньяк континенты илләреннән килгән барлык кешеләргә тест үткәрә. Без күзәтеп торабыз”, - ди республиканың Баш дәүләт санитар табибы.
Коронавирусның яңа "B.1.1529" штаммы Көньяк Африка Республикасында, Ботсванада һәм Африканың башка кайбер илләрендә ачыкланды. Аны грек хәрефе белән “омикрон” дип билгеләделәр. Экспертлар аңлатуынча, хәрефләр белән барлык штаммнар да түгел, ә клиник әһәмияткә ияләре генә билгеләнә. COVID-19ның бу төре бик тә йогышлы икән.
Бу штамм Бельгиядә, Бөекбританиядә, Германиядә һәм Израильдә теркәлгән иде инде. Штамм Италиядә дә табылган. Русиядә дә “омикрон” штаммы белән чирләүчеләр теркәлгән.
Бу штаммның безгә дә килүе ихтимал. Шуңа күрә эпидемиологик саклану чараларын үтәү, иң беренче чиратта Covid-19дан вакциналану бик мөһим.