+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2021, 15:24

"Сез - алгы сызыкта, без сезгә ышанабыз"

Бүген башкалада Бөтенрусия медицина форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Сез - алгы фронта, без сезгә өметләнәбезСез - алгы фронта, без сезгә өметләнәбез
Сез - алгы фронта, без сезгә өметләнәбез

Бүләкләнүчеләр арасында - коронавирус белән көрәштә актив катнашучы төрле белгечлек табиблары һәм шәфкать туташлары – 45 кеше орден, медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

- Бүген Уфада уза торган Бөтенрусия медицина форумы кысаларында без сезне гаиләләрегездән, эшегездән бераз аерып торырга һәм хезмәтегез өчен бүләкләргә булдык, - дип билгеләде республика Башлыгы үзенең чыгышында. - Белүемчә, форум трансляциясен карарга мөмкинлегегез бар иде. Сез спикерлар нәрсә турында сөйләвен ишеттегез. Һәм мин Леонид Михайлович Рошальнең йөрәккә яткан сүзләрен кабатларга теләр идем. Ул табиб «кызыл зонага» кергәч, пациент аның күзен генә күрә, калганы саклагыч костюм белән яшеренгән, дип сөйләде. Һәм бу күзләр кеше сәламәтләнер, исән калыр дигән өмет бирә.

Әгәр дә сез булмасагыз, без түзмәс идек. Сезнең арада "кызыл зона"ларда ел ярым эшли торган табиблар һәм шәфкать туташлары да бар, ә бу - көн саен бик зур батырлык кылу.

Сәламәтлек саклау системасының 36 хезмәткәрен югалттык. Алар, коронавирус йоктырып, хәрби постта, алдынгы сафта һәлак булдылар. Аларның исемнәрен мәңгеләштерәчәкбез.

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Ничек кенә булмасын, алда безне яраткан бәйрәмебез көтә. Сезгә чын күңелдән сәламәт булуыгызны телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм иминлек телим!

Фото: glavarb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас