“Өйдә утырыгыз, дип әйтеп булмый. Билгеле, бер-беребезгә кунакка, котларга йөрешәчәкбез. Үзегезнең элемтәләрегезне мөмкин кадәр киметү турында уйлагыз. Нинди дә булса киңкүләм чарага барасыз икән, анда куар-кодлар кулланылучы, барлык саклану чаралары күрелүче урыннарга бару яхшырак булыр”, - ди Анна Анриевна.
Вируслы авырулардан тыш, Яңа ел бәйрәмнәрендә азык-төлек белән агулану куркынычы да бар, дип ассызыклады республиканың Баш дәүләт санитар табибы. Шуңа күрә азык-төлекне бик игътибар белән сайларга киңәш итте ул.
“Бөтен тәкъдимнәр дә "Роспотребнадзор" сайтында, социаль челтәрләрдә бар”, - диде Анна Казак.
Шулай ук Анна Казак әйтүенчә, дәвамлы Яңа ел каникуллары ОРВИ белән авыручылар санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бәйрәм яллары күңелле үтсен инде, сәламәт булыгыз, дуслар!