

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 114 308гә җите. Тәүлек эчендә тагын 529 кешедә инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 354 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 226 пациент 60 яшьне узган.
92 кеше авыр хәлдә, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 550 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 332 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 539 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 103 419.
Тагын 32 якташыбыз COVID-19 корбаны булды.
Барлыгы корбаннар саны 3 985кә җитте, аларның 3 590ы 60 яшьне узган булган.
49 кешегә пневмония диагнозы куелган, 67 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 735 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 084 736 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 83,9 проценты).
- 1 882 703 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 75,8 проценты).
Бер тәүлектә 6 088 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 223, 2 компонент белән - 3 865).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Аларның 540 174е беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 485 427 кеше алган.
Фото: sev.tv