

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә.
Төбәк үз илебездә җитештерелгән 2 735 658 доза вакцина алган. 13 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән 2 084 736 кеше прививка ясаткан. 1 882 703 кеше вакциналауны тәмамлаган. Бу вакциналанырга тиешле 83,9 һәм 75,8 процент дигән сүз. Бу хакта атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә сүз барды, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы ясатуга поликлиника регистратурасы яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 183 вакциналау пунктында алдан язылып була, шул исәптән мобиль пунктларда.
Башкортстан Хөкүмәте Вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, 13 декабрьгә республикада коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 114 308 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның 529 яңа очрагы расланган. Барлыгы 103 419 кеше сәламәтләнгән, аларның 539ы – узган тәүлектә. Табиблар COVID-19га 5 миллионнан артык тест ясаганнар. Төбәктә 2 250 йогышлы авыру койкасы җәелдерелгән, буш койка фонды 26 процент тәшкил итә.
Республиканың баш санитар табибы Анна Казак балалар арасында коронавирус белән авыручылар санының кимүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта белем бирү учреждениеләрендә ОРВИ һәм грипп буенча авырулар санының артуы дәвам итә. 18 мәктәп карантинда, шулай ук 77 мәктәпнең 904 аерым сыйныфы.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/148047.html