+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2021, 14:25

32 якташыбызның гомере өзелде, 92се авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 114 308гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 529 кешедә инфекция ачыкланды.

32 якташыбызның гомере өзелде, 92се авыр хәлдә...32 якташыбызның гомере өзелде, 92се авыр хәлдә...
32 якташыбызның гомере өзелде, 92се авыр хәлдә...

Әле республика дәваханәләрендә 354 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 226 пациент 60 яшьне үткән. 92 кеше авыр хәлдә, 5се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 6 550 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 332 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 539 кеше ковидтан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 103 419.

Янә 32 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 3 985кә җитте. Аларның 3 590ы 60 яшьне узган булган. 49 кешегә пневмония диагнозы куелган, 67 кеше пневмониядән савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өләкннәр саны - 3 105 836). Башкортстанга Covid-19дан 2 735 658 доза вакцина кайткан. 1 компонент белән 2 084 736 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 83,9 проценты). 1 882 703 кеше вакциналануны тулысынча тәмамлаган (тиешлеләрнең 75,8 проценты).

Тәүлек эчендә 6 088 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 2 223, 2 компонент белән - 3 865).

Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 540 174е 1нче компонент белән вакциналанган, 485 427се ике компонентны да алган.

Фото: informugra.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас