+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2021, 13:00

“Омикрон” безгә килмәсме?

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау транспортында күзәтчелек булеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Елена Шакирова коронавирусның яңа “омикрон” штаммы белән бәйле хәл турындагы сорауларга җавап бирде.

“Омикрон” безгә килмәсме?“Омикрон” безгә килмәсме?
“Омикрон” безгә килмәсме?

— Дөньяда эпидемиологик хәлнең начараюы һәм коронавирусның яңа штаммы циркуляциясе белән бәйле рәвештә, республикада эпидемиологик чаралар көчәйтелде. Русия Федерациясе белән дәүләт чиге аша һава юлында санитар-карантин контроль көчәйтелде, барлык килгән гражданнар йогышлы авырулар булу-булмауга карала, термометрия һәм коронавируска лаборатор тикшеренүләр үтә. Уфа халыкара аэропортында Русия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибының карары нигезендә, коронавирусның яңа штаммы циркуляциясе буенча имин булмаган илләрдән килгән барлык гражданнар 14 көнгә изоляцияләнергә һәм ике тапкыр лаборатор тикшеренү узарга тиеш. Беренче ике һәм 10-12нче көннәрдә. Бу чаралар Русиядә инфекция таралу хәвефен киметү өчен күрелә.

— Карантин үтәлеше ничек тикшереләчәк, ул мәҗбүриме һәм закон бозучыларга нинди чаралар күреләчәк?
— Карантин мәҗбүри булып тора. Баш дәүләт санитар табибы карарын үтәмәү административ эш кузгатуга китерә. Карантин өчен обсерваторлар җәелдерелгән, анда имин булмаган илләрдән килгән кешеләр китерелә.

— Аэропортта тест үтү барысы өчен дә булачакмы. Бушлаймы, түләүлеме?
— Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе паспорт контроле үткәндә чик буе хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлекне оештырган. Әлеге мәгълүматлар лаборатор тикшерү үткәрү өчен “Роспотребнадзор” белгеченә тапшырыла. Әгәр безгә имин булмаган илләрдән турыдан-туры рейслар килсә, мондый рейслар тоташ тикшерелергә тиеш. Бу очракта бездә әлегә имин булмаган илләр белән турыдан-туры рейслар юк. Бары тик транзит белән килгән гражданнар гына тикшерелә.

— Алар аэропортта тикшерү үтәчәкме?
— Уфа халыкара аэропортында коронавируска лаборатор тикшерү пункты урнаштырылган. Бу имин булмаган илләрдән килгәннәр өчен мәҗбүри һәм бушлай.

— Бу экспресс-тест булачакмы, яки ул берничә көн дәвамында эшләнәчәкме?
— Бу ИХА ысулы белән экспресс-тест булачак, нәтиҗә 20 минут эчендә әзерләнә.

— Зарарланган очракларны ачыклаганда гамәлләр тәртибе нинди?
— Зарарланучыны ачыклаганда гамәлләр тәртибе аеруча куркыныч инфекцияләрне ачыклагандагы гамәлләр тәртибе белән билгеләнә. Бу очракта махсус боксланган бүлеккә кичекмәстән госпитализация ясала. Имин булмаган төбәкләрдән килгән чит ил гражданнары өчен, тестның уңай нәтиҗәсендә генә түгел, ә йогышлы авыру билгеләре булганда да госпитальләштерү мәҗбүри.

— Бездә хәзер имин булмаган илләр белән туры рейслар ябыкмы?
— Турыдан-туры рейслар юк.

— Әгәр транзит белән килсәләр, һичшиксез, карантинга обсерваторда ябылалармы, әллә өйдә дә утыра алалармы?
— Башкортстан территориясендә бу гражданнар өчен обсерватор җәелдерелде, чөнки бу гражданнар кичекмәстән изоляцияләнергә тиеш. Кешегә өенә кайтып җитү өчен җәмәгать транспорты белән файдаланырга кирәк булу мөмкин, бу очракта без үзебезнең гражданнарны хәвефтән сакларга һәм имин булмаган илләрдән килгән һәркемне изоляциягә обсерваторга урнаштырырга тиеш.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас