

— Марсель Маратович, коронавирусның яңа варианты кайчан һәм кем тарафыннан табылганлыгы турында сөйләгез әле. Ул каян барлыкка килде?
— Вирус даими үзгәреп тора. Һәм нәкъ менә коронавирус даими рәвештә яңа штаммнар да тудыра. Грипп вирусының да, коронавирусның да мондый сәләте бар, шуңа күрә вирус үзен саклап калу өчен тышкы тышчасын алыштыра. Димәк, вакцина, иммуноглобулин, кеше әлеге штамм белән авырса, бу штаммнарга алар һич тә йогынты ясый алмый. Чынлыкта бу - табигый процесс, Covid-19ның беренче шундый штаммнары Көньяк Африкада - Ботсванада барлыкка килде. Кешеләр дөнья буйлап йөри һәм алар белән бергә бөтен дөнья буйлап инфекция дә таратыла. Русиядә әлеге штаммның берничә очрагы ачыкланды, тик чынлыкта бу хәвефнең башы гына булырга мөмкин. Чөнки без вирусны тулысынча контрольдә тота һәм аннан изоляцияләнә алмыйбыз.
— Яңа штамм турында нәрсә мәгълүм инде? Аның билгеләре нинди?
— Аның турында әлегә аз билгеле, чөнки клиник очраклар күрмәдек, тик Көньяк Африка вариантына кагылышлы мәгълүмат бар — кешеләрдә авыру пневмониягә тиз күчә, ягъни кыска инкубация чоры күзәтелде һәм ис сизмәү барлыкка килде. Температура якынча 38 тирәсе, бәлки, бераз югарырак була. Билгеле булганча, элек авырган кешеләр әлеге штаммны җиңелрәк кичерә. Бу авырган кешенең антитәнчекләре аны "Омикрон"нан саклавы турында сөйли.
— Ул тагын да катлаулырак авыру китереп чыгарырга мөмкинме?
— Барысы да хәлнең нинди булуыннан тора - әгәр организм көчсезләнгән булса, әлбәттә, бер кешедә шундый ук вирус дозасы җиңел формада уза ала, ә башка кешедә авыррак булырга мөмкин. Тик әлегә бу хакта әйтә алмыйм, чөнки клиник очраклар аз әле.
— «Омикрон” яңа дулкын булдыра аламы?
— Булмас, дияргә ярамый, чөнки барысы да цикллап бара. Соңгы дулкын шактый кырыс булды, безнең кешеләр күп чирләде. Бу вирус үзенчәлекләрен үзгәртү, тышчасын алыштыру турында сөйли һәм шуңа без яңа штаммнан тулысынча сакланган була алмыйбыз. Шуңа яңа дулкын булмас дип әйтеп тә булмый. Сакланырга, үзеңне сакларга кирәк. Битлектә йөрү, кулларны эшкәртеп тору — теләсә нинди вирустан сыналган саклану чаралары. Һәм, әлбәттә, вакциналану. Бу вирус йөкләнешен киметергә, беренчел иммунитет булдырырга мөмкинлек бирә.
— Гомумән, яңа вирусны булдырмаска мөмкин идеме?
— Юк. Бу җирдәге иң гади, иң кечкенә тере организмнар, тик алар кайчагында кешелек контроле астыннан чыга.
— Без яңа штамм турында төгәл мәгълүматны кайчан белербез? Безгә нидән куркырга кирәк?
— Новосибирсктагы "Вектор" фәнни үзәгенең аның үзлеген өйрәнүе билгеле. Бездә җитештерелә торган вакцинада алдагы коронавирус штаммнары белән охшаш антиген участоклары бар һәм бу безнең прививка алган кешеләрне нәкъ менә “Омикрон» аркасында килеп чыккан чирдән сакларга тиеш.