+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2021, 14:20

Прививкага каршылар үзләре актив вакциналана

Төрле мәгълүматларга караганда, күп еллар дәвамында актив прививкаларга каршы булучылар саны кимеми һәм халыкның 5-10 процентын тәшкил итә. Бу коронавирустан гына түгел, «балалар» инфекцияләреннән дә вакциналауга кагыла. Бу хакта Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш үзәгенең баш табибы Рафаэль Яппаров сөйләде.  

Прививкага каршылар үзләре актив вакциналанаПрививкага каршылар үзләре актив вакциналана
Прививкага каршылар үзләре актив вакциналана

– Агрессивлык һәм фикерләр градусын арттыру дәлилләренең булмавы турында сөйләргә мөмкин, - дип саный Рафаэль Яппаров. – Бу этапта безнең бурыч — прививка ясатуга каршы кешеләрне ышандыру һәм үгетләү түгел, ә шикләнгән кешеләр белән эшләү. Нәкъ менә авырулар санын киметү һәм үлем очракларын кисәтү максатыннан.

Республика кан күчерү станциясенең баш табибы Рамил Хәмитов сүзләренә караганда, халыкка мәгълүматны вакытында җиткерсәң, прививкалар тирәсендә аңлашылмаучанлыклар һәм киңкүләм истерикага бирелүне булдырмаска мөмкин.

- Вакциналау һәрвакыт шома барды дип әйтмим. Кайвакыт акыллы, белемле, югары интеллектуаль кешеләр дә курка, - ди Рамил Хәмитов. - 2020 елда COVID-19га "ышанмаучыларга" без антиковид плазма әзерләү залында авыручылар белән очрашулар оештырдык, анда алар белән аралашу мөмкинлеге булды. Һәм, чыннан да, күпләрнең вирус турында фикере үзгәрде.

- Дәүләтне прививкага каршыларның үз гамәлләре белән ил халкы сәламәтлегенә китерә торган зыянны бик борчый. Алар үз хәрәкәтләренә бик күп кешеләрне җәлеп итә, ә бит аларга прививкалар гомерләрен саклап калырга ярдәм итәргә мөмкин. Араларында югары дәрәҗәдә хәвеф төркемендәге кешеләр булырга мөмкин, шулай ук вирус белән көрәш башланган мизгелне кулдан ычкындырмаска кирәк, — дип өстәде Дим районы ковид-госпиталенең баш табибы Фәнил Шәмигулов.

Республикада санитар-эпидемиологик хәлнең соңгы начараюы вакытында Республика клиник дәваханәсенең йогышлы авырулар госпитале СOVID-19 белән зарарланган 1228 пациентны дәвалады.

- Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, вакциналанган пациентларның үпкәләре зарарлану 25 процеттан да артмый. Ковидлы пневмония җиңел формада уза, сулыш җитешсезлеге үсми, кислород куллануга күрсәткечләр юк. Һәм мондый пациентларның сәламәтлеген тергезү һәм эшкә яраклылыкка кайтару җиңелрәк, - дип нәтиҗә ясады Республика клиник дәваханәсенең баш табибы Шамил Булатов.

21нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табиб урынбасары Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, «антиваксерлар» хәрәкәтенең аерым актив вәкилләре үзләре прививка ясатты, ләкин башкаларны вакцинадан баш тартырга үгетләүләрен дәвам итәләр.

- Ышанычлы әйтә алам, вакцина — могҗизалы дару түгел. Прививка — авырудан үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң гади һәм ышанычлы ысулы.

Прививкага каршы пропаганда нәтиҗәсендә кешеләр агрессивлаша бара. Мәсәлән, битлек киюне сорау үтенеченә җавап итеп, мәскәүле Сергей Глазов коронавируска ышанганнары өчен Күпфункцияле үзәккә килүчеләр персоналын атып үтерде. Ике кеше һәлак булды һәм тагын дүртесе яраланды.

Социаль челтәрләрдә прививкаларга каршы пропаганда шулкадәр агрессив була, бу инде COVID-19дан гына үлемнәргә китереп калмый. Менә ике атна дәвамында «Мракоборец» проекты авторлары социаль челтәрләрдә мондый пропагандага каршы көрәш алып бара, агрессив берләшмәләр блокировкалана. Фейк мәгълүматына каршы көрәшнең катлаулырак мәйданчыкларының берсе булып Telegram мессенджеры кала. Анда прививкага каршы берләшмәләр күп.

«Мракоборец» исеменнән Telegramга нигез салучы Павел Дуров адресына петиция оештырылды, ул мессенджерда коронавирус пандемиясе турында фейк мәгълүматының таралуына каршы көрәшне көчәйтергә чакырды. Петициягә монда кул куярга була: https://t.me/againstdark

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас