

- Иң зур бюджет ресурслары социаль өлкәгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелә. Бюджетның социаль өлеше — 70 процент тирәсе. Аерым алганда, агымдагы елга бюджетка төзәтмәләр керткәндә «Сәламәтлек саклауны үстерү» программасын финанслау якынча 2 миллиард сумга артты, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чараларына, — дип билгеләде республика Премьер-министры.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аңлатканча, дәүләт программасы яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм кисәтү чаралары белән тулыландырылган. Болар — тирәнтен диспансерлауны уздыру, коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау, медицина хезмәткәрләренә түләүләрне стимуллаштыручы, медицина лабораторияләрен модернизацияләү кебек чаралар.
Моннан тыш, «Онкология» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтүнең планлы күләмнәрен арттыру, шулай ук табиблык амбулаторияләренең, гомум табиблык практикасы үзәкләренең, фельдшер-акушерлык пунктларының, фельдшер сәламәтлек саклау пунктларының тиз төзелә торган модульле конструкцияләрен сатып алу планлаштырыла.
Фикер алышу йомгаклары буенча Хөкүмәтнең "Башкортстанда сәламәтлек саклауны үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында"гы карары проекты хупланды.