

Бу датадан башлап эш бирүчеләр мәҗбүри вакциналау исемлегенә эләккән өлкә хезмәткәрләрен эштән читләштерә ала.
Вакциналауны коллективның кимендә 80 проценты узарга тиеш.
COVID-19 диагнозы расланган яки аңа шик булган кешеләр, шулай ук COVID-19 белән авыручы белән элемтәгә кергәннәр (вакциналау узган яисә алты ай эчендә авырганнардан тыш) өчен үзизоляция режимы мәҗбүри.
Пассажирларны ташучылар - «Башавтотранс» предприятиесе, шәхси маршрутлар, такси хезмәтләре автобус салоннарын махсус препаратлар белән эшкәртергә һәм салон идәнен тәүлегенә кимендә ике тапкыр дымлы җыештырырга тиеш.
Башкортстан Башлыгының ковид чикләүләре турындагы Указына кертелгән үзгәрешләр түбәндәге сылтама буенча: https://npa.bashkortostan.ru/34015/
Баш санитар табиб карарының тулы тексты: http://02.rospotrebnadzor.ru/content/228/40674/
Карарга үзгәрешләр:
http://02.rospotrebnadzor.ru/upload/iblock/3fa/p_17.pdf