+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 декабрь 2021, 03:20

Вакциналанмаганнар бүгеннән эшкә кертелми

Бүгеннән, 18 декабрьдән, Башкортстанның баш санитар табибы Анна Казакның кайбер категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакциналау үткәрү турындагы карары тулы көченә керде.  

Вакциналанмаганнар бүгеннән эшкә кертелмиВакциналанмаганнар бүгеннән эшкә кертелми
Вакциналанмаганнар бүгеннән эшкә кертелми

Бүгеннән эш бирүчеләр вакциналанмаган хезмәткәрләрне хезмәт хакын сакламыйча гына эш урынына кертмәскә хокуклы.
Документтан күренгәнчә, мәҗбүри вакциналау түбәндәге категория гражданнарга үткәрелергә тиеш:
медицина оешмалары хезмәткәрләре,
мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр,
социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре,
транспорт өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр,
хокук саклау һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләре,
"Уфа" аэропортында ил чиге аша уздыру пунктларында эшләүчеләр,
хәрби хезмәткәрләр,
хезмәт күрсәтү һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсе вәкилләре,
финанс оешмалары һәм почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре.

11 ноябрьдән әлеге исемлеккә сәнәгать, төзелеш һәм проектлау, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсе хезмәткәрләре, шул исәптән гражданлык-хокукый килешү нигезендә эшләүче хезмәткәрләр керде.

Җитәкчеләрнең хезмәткәрләрне вакциналауны оештыру өчен берничә ай вакыты бар иде. Бүгеннән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәк белгечләре югарыда санап үтелгән предприятиеләргә тикшерүләр белән чыгачак. Карар үтәлмәгән очракта, эш бирүчегә карата административ протокол төзеләчәк. Ә суд юридик берәмлеккә штраф яки предприятие эшчәнлеген туктатып тору турында карар кабул итәчәк.

Билгеле булуынча, предприятиедә хезмәткәрләрнең 80 проценттан да кимрәге вакциналанган булса, юридик берәмлекләргә штраф санкцияләре 200 меңнән 500 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

Фото: professionali.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас