+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 декабрь 2021, 16:25

Вакциналау буенча хәлләр ничек?

Covid-19га вакциналау буенча планны Башкортстанда 54 районның 13е үтәгән инде. Алар - Бүздәк, Чишмә, Чакмагыш, Әлшәй, Стәрлебаш, Кушнаренко, Миякә, Караидел, Бакалы, Дүртөйле, Тәтешле, Дәүләкән, Калтасы. Тагын 5 район әлеге күрсәткечкә якынлаша. Алар – Шаран, Бишбүләк, Аскын, Гафури, Ишембай.

Вакциналау буенча хәлләр ничек?Вакциналау буенча хәлләр ничек?
Вакциналау буенча хәлләр ничек?
Антилидерлар булып Сибай, Октябрьский, Межгорье, Бөрҗән, Белорет районнары кала. Әлеге территорияләрдә өлкән яшьтәгеләрне вакциналау проценты планның 65 процентыннан артмый.

Исегезгә төшерәбез, вакциналау буенча Русия Хөкүмәте тарафыннан куелган күрсәткеч - коллектив иммунитетны булдыру өчен 18 яшьтән өлкән халыкның 80 процентын вакциналау.

Башкортстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау планы – 2 484 667 кеше (Башкортстан Республикасында өлкән халыкның гомум саны - 3 105 836 кеше).
Агымдагы елның 18 декабренә төбәккә яңа коронавирус йогышын профилактикалау өчен 2 735 658 доза вакцина китерелгән.

Бүгенге көндә республикада ревакцаналау үткән гражданнар саны - 179 292 кеше.

Республикада вакциналауның барлык пунктларында да Русия территориясендә теркәлгән дүрт вакцина Covid-19 – "Спутник V", "Спутник Лайт", "Эпиваккорона", "КовиВак" бар. Башкортстанда 179 вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар да.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас