+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 декабрь 2021, 12:44

Янә 26 корбан...

Соңгы тәүлектә республикада янә 493 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды.

Барлыгы пандемия башыннан яңа коронавирус инфекциясе 116 802 якташыбызда расланды. Аларның 105 847е савыккан. Соңгы тәүлектә 487 кеше коронавирусны җиңгән.

Әле республика дәваханәләрендә 303 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 199 пациент 60 яшьне үткән.
92 кешенең хәле авыр, 4 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 6 531 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 171 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә республикада тагын 26 кеше ковид корбаны булды. Пандемия башыннан 4 121 кешенең гомере өзелде. Аларның 3 721е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).

Коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 2 128 703 кеше вакциналанган, 1 949 295 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас