+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2021, 13:50

Чигенә башладыңмы, ковид?..

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 118 267гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 484 якташыбызда ковид ачыкланды.  

Чигенә башладыңмы, ковид?..Чигенә башладыңмы, ковид?..
Чигенә башладыңмы, ковид?..

Әле республика дәваханәләрендә 262 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 177 пациент 60 яшьтән өлкән.
94 кеше авыр хәлдә, 6сы үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 516 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 107 пациент 60 яшьне үткән.
Соңгы тәүлектә 489 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 107 296.
Янә 21 якташыбыз COVID-19 корбаны булды.
Барлыгы корбаннар саны - 4 193. Аларның 790ы 60 яшьне узган булган.
44 кешегә пневмония диагнозы куелган. 96 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 735 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 142 049 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 86,2 проценты).
1 968 444 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 79,2 проценты).
Ревакциналанган гражданнар саны - 189 108.
Бер тәүлектә 21 180 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 8 532, икенче компонент белән - 12 648).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Аларның 556 726сы беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 509 464 кеше алган.

Фото: ria.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас