

Брифингта халыкны борчыган күп сорауларга җаваплар яңгырады. Аларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
— Иммунитетны тиешле дәрәҗәдә саклар өчен кышкы, салкын вакытта ничек тукланырга кирәк?
— Организмдагы иммунитет, барлык органнарның һәм системаларның эше турыдан-туры туклану характерына бәйле. Кышкы вакытта функциональ активлыкны саклау, алмашу процессларын, бөтен организмның нормаль эшләвен, шул исәптән иммун системасын саклау өчен рационда кирәкле азык-төлек матдәләре булырга тиеш.
Тышкы мохитнең тискәре факторларының уртак йогынтысы кеше организмы өчен тагын да авыр шартлар тудыра – түбән температура, аның урам һәм бина арасындагы бәрелешләре, салкын һава һәм бина эчендәге коры һава, кояш нурлары дефициты белән катлаулана. Туклануда җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр җитмәү, рационның баланссызлыгы иммун системасының йомшаруына китерә. Әлбәттә, кышын һава температурасының түбәнәюе организмның энергетика чыгымнары артуга китерергә тиеш. Шул рәвешле, организм безгә бу хакта белергә мөмкинлек бирә, калорияле ризыклар сайларга һәм активрак кулланырга “мәҗбүр итә”.
Кыш көне кирәкле файдалы ризыклар — майлы балык, үсемлек майлары (зәйтүн, җитен, көнбагыш), тулы бөртекле ризыклар, сезонлы яшелчәләр (кәбестә, кишер, суган, сарымсак һәм башкалар), яшел аш тәмләткечләр, җимешләр, чикләвекләр.
“Җылытучы” тәмләткечләр турында да онытмаска кирәк — имбирь, корица, гвоздика. Эчемлек белән җылынасыгыз килсә, өстенлекне корица, бөтнек һәм лимон кушылган имбирьлы чәйгә бирегез.
Иммун системасы турында онытмау мөһим. Шуңа аминокислоталы ризыклар куллану мотлак — майсыз ит, тавык, күркә, сөт ризыклары, кузаклылар.
— Дәүләт хезмәтләрендә теркәлмәгән яки Интернетка керү мөмкинлеге булмаган очракта QR-кодлы сертификатны ничек алырга?
— Дәүләт хезмәтләре порталында аккаунтыгыз булмаса, сез күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм ике үлчәмле штрих коды (QR-код) булган кәгазь сертификат алаласыз. Үзең белән паспорт, СНИЛС, медицина полисы булырга тиеш. Инглиз телендә сертификат кирәк булса, чит ил паспорты да кирәк. Әгәр граждан үзе түгел, ә аның вәкиле мөрәҗәгать итсә, өстәмә рәвештә ышаныч кәгазе кирәк булачак. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.
— Вакциналау турында сертификат буенча проблемалар белән кая мөрәҗәгать итәргә?
— Граждан Дәүләт хезмәтләре порталына мөрәҗәгать итә, шулай ук сертификатлар турында сорауларны “кайнар элемтә” номеры буенча да бирә ала — 8 800 200 01 12.
Брифинг ахырында Максим Забелин республика гражданнарын Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан вакциналанырга чакырды.
- Алда безне озак яллар көтә. Күпләр бу вакытта дуслары һәм якыннары белән очрашачак. Авыручылар белән бәйләнеш буенча өстәмә хәвефне урап узар өчен вакциналанырга кирәк. Вакциналанган һәм авыруны кичергәннәр өчен ревакциналанырга киңәш ителә, — диде Максим Забелин.