+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2021, 12:45

Терапия буенча бирелгән лицензияләр арткан

Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада терапия буенча яңа лицензияләр алган шәхси медицина оешмалары санының 50 процентка артуы күзәтелә. Бирелгән лицензияләр саны 2020 елда 22дән 2021 елга 33кә кадәр арткан.

Терапия буенча бирелгән лицензияләр артканТерапия буенча бирелгән лицензияләр арткан
Терапия буенча бирелгән лицензияләр арткан

Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада терапия буенча яңа лицензияләр алган шәхси медицина оешмалары санының 50 процентка артуы күзәтелә. Бирелгән лицензияләр саны 2020 елда 22дән 2021 елга 33кә кадәр арткан.

- Бердәм реестрда терапия буенча барлыгы 475 медицина учреждениесе лицензияләнгән, шулардан 123е - дәүләт, 334е - шәхси һәм 18е башка милек формасы, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Ул билгеләп үткәнчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензиатларга лицензияләрне рәсмиләштергәндә кирәкле ярдәмне күрсәтә. Уңайлы булсын өчен лицензияләү мәсьәләләре турында мәгълүмат Башкортста Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. Лицензиатларны лицензияләү вакытында консультация бирү һәм методик ярдәм күрсәтү, лицензиатларга документларны төшерүдә ярдәм күрсәтү максатыннан республиканың дәүләт хезмәтләре порталына «Кайнар элемтә» эш урыны булдырылды.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=54158

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас