+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 декабрь 2021, 14:30

Көндәлек корбаннар кими дә соң...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 118 723кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 456 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Көндәлек корбаннар кими дә соң...Көндәлек корбаннар кими дә соң...
Көндәлек корбаннар кими дә соң...

Әле республика дәваханәләрендә 254 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 177 пациент 60 яшьне үткән. 94 кеше авыр хәлдә, 6сы үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 6 472 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 005 пациент 60 яшьтән өлкән.

Тәүлек эчендә 483 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 107 779.

Бер тәүлектә янә 25 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 218гә җитте. Аларның 3 811е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 148 519 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 86,5 проценты). 1 978 261 кеше вакциналануны тулысынча тәмамлаган (тиешлеләрнең 79,6 проценты).

Бер тәүлектә 16 287 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 6 470, 2нче компонент белән - 9 817 кеше).


Фото: tadviser.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас