+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 декабрь 2021, 10:35

“Омикрон” өчен чикләр юк, ахры...

Русиядә "омикрон" штаммы белән зарарлануның 41 очрагы ачыкланган.  

“Омикрон” өчен чикләр юк, ахры...“Омикрон” өчен чикләр юк, ахры...
“Омикрон” өчен чикләр юк, ахры...

Аның төп билгеләре — тамак әчетеп тору, югары булмаган температуралы бизгәк, мускул авыртулары, дип сөйләде 21 декабрьдә Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Шулай ук ул коронавирус белән кабат зарарлану очраклары аркасында вакциналау үзенчәлекләрен яңадан карарга чакырды һәм, организмның саклану көчен яхшырту өчен алты айдан соң ревакциналанырга кирәк, дип белдерде. Әлегә Русиядә коронавируска күмәк иммунитет дәрәҗәсе 58,8 процент тәшкил итә.

Дөньяда COVID-19 белән зарарланган кешеләр саны 276 миллионнан артып киткән, 5,368 миллион кеше үлгән. Джонс Хопкинс университеты мәгълүматлары шундый. 51 миллионнан артык коронавирус очрагы теркәлгән АКШта «омикрон»ның иң киң таралган штамм булуы расланган — аңа инфекция йоктыручыларның дүрттән бер өлеше туры килә, дип хәбәр итә ТАСС.

Нью-Йоркта зарарланган кешеләрнең рекордлы саны ачыкланган - тәүлек эчендә 23 меңнән артык очрак. ABC телеканалы АКШта “омикрон”нан беренче үлем очрагы турында хәбәр итте.

Фото: 9111.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас