+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 декабрь 2021, 10:45

Бүген 19 корбан...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 119 155кә җитте. Тәүлек эчендә инфекця тагын 432 кешедә ачыкланды.  

Бүген 19 корбан...Бүген 19 корбан...
Бүген 19 корбан...

Әле республика дәваханәләрендә 259 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 177 пациент 60 яшьтән өлкән.
87 кеше авыр хәлдә, 4се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 429 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 984 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 451 кеше коронавирустан савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 108 230.
Янә 19 якташыбыз COVID-19 корбаны булды.
Барлыгы корбаннар саны - 4 237. Аларның 3 829ы 60 яшьне узган булган.
54 кешегә пневмония диагнозы куелган, 98 кеше пневмониядән савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстангы Covid-19дан 2 735 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 155 731 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 86,8 проценты).
1 988 581 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 80 проценты).
Ревакциналанган гражданнар саны - 194 135.
Бер тәүлектә 17 212 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 7 212, икенче компонент белән - 10 320).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Аларның 551 156сы беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 515 595 кеше алган.

Фото: barnaul.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас