+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 декабрь 2021, 15:54

Радий Хәбиров бүген РДКБда булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика балалар клиник дәваханәсендә (РДКБ) күчмә “Сәламәтлек сәгате” уздырды. Киңәшмә башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе балалар онкологиясе һәм гематология үзәгенең төзелеш мәйданчыгында, шулай ук хирургия, нейрохирургия корпусларында да булды.

Радий Хәбиров бүген РДКБда булдыРадий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды

Кечкенә пациентлар өчен оптималь шартлар тудырырга планлаштырыла - бер урынлы палаталар, ата-аналар өчен бүлмәләр, операция, лабораторияләр һәм югары технологияле җиһазлар белән диагностика кабинетлары.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы Башкорт дәүләт медицина университеты белән берлектә Балалар үзәгендә эшләячәк кирәкле белгечләрне сайлап алуга һәм әзерләүгә кереште инде.

Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров шулай ук РДКБның хирургия корпусында булды. Республика санитария авиациясе балаларны коткаруда мөһим роль уйный. 2021 елда гына да санитар вертолёт балаларның сәламәтлеге белән бәйле катлаулы медицина очракларына 100гә якын очу үтәгән.

Төбәк җитәкчесе 10 ел элек урнаштырылган җиһазларны яңартырга кирәк булган нейрохирургия бүлегендә дә булды. Радий Хәбиров бу мәсьәләне өйрәнергә һәм тәкъдимнәр кертергә кушты.

Республика Башлыгы шулай ук нәни пациентлар палаталарына керде, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

 

Фото: glavarb.ru

Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Радий Хәбиров бүген РДКБда булды
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас