

Киңәшмәне ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, барыннан да элек, коронавирус пандемиясенә каршы ышанычлы көрәш алып барган өчен төбәкнең медицина җәмәгатьчелегенә республиканың барлык кешеләреннән рәхмәт белдерәсем килә, дип ассызыклады.
- Бу үтә дә катлаулы ел өчен рәхмәт сезгә. Мин сезнең (табиблар) белән разведкага да барыр идем, - диде Радий Хәбиров. - Без киләчәккә ышанычлы карыйбыз. Безне катлаулы вакытлар көткәнен аңлыйбыз. Әмма нинди генә куркыныч вакытлар булмасын, без сезнең белән белән көрәшергә өйрәндек. Һәм иң мөһиме - без бергә.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, коронавируска каршы көрәш Башкортстанның сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү, аның матди-техник базасын ныгыту планнарын гамәлгә ашыруны туктатмаган.
- Бездә хәзер булган капиталь төзелешнең мондый күләмнәре республика сәламәтлек саклау тарихында юк иде әле. Бу масштаблы төзелешләр: узган ел онкодиспансерның яңа корпусын ачтык, кардиоүзәкнең хирургия корпусын төзеп бетерәбез, РДКБның онкология һәм гематология үзәген төзи башладык, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта без техник биремне формалаштырабыз һәм, асылда, Затондагы сугыш һәм хезмәт ветераннарының 67 мең кв. м мәйданлы зур госпитален проектлауга керештек. Һәм бу поликлиника звеносын модернизацияләү, яңа фельдшер-акушерлык пунктларын ачу турында әйтеп тә торасы юк. Безнең муниципалитетларда анда беркайчан да булмаган югары технологияле җиһазлар барлыкка килә.
Радий Хәбиров COVID-19га каршы көрәштә ике яңа республика йогышлы авырулар үзәге ярдәм итүен искәртте, алар Уфа районында һәм Стәрлетамакта рекордлы кыска вакытта төзелгән. Ерак шәһәрләрдәге һәм районнардагы пациентлар шулай ук коронавирус белән авыру вакытында сыйфатлы медицина ярдәмен ала алсын өчен Сибай һәм Туймазыда тагын ике заманча COVID-госпиталь төзелә башлады. СОVID-19 пандемиясенә каршы көрәш турында сөйләгәндә, Башкортстан Башлыгы аның күп гомерләрне алып китүен билгеләде. Һәлак булучылар арасында башкаларны коткару өчен үз гомерләрен биргән табиблар һәм шәфкать туташлары да бар. Киңәшмәдә катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алды.
Фото: glavarb.ru