+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 декабрь 2021, 10:10

83 якташыбыз авыр хәлдә, 17се вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 119 562гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 407 якташыбызда инфекция ачыкланды.

83 якташыбыз авыр хәлдә, 17се вафат...83 якташыбыз авыр хәлдә, 17се вафат...
83 якташыбыз авыр хәлдә, 17се вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 260 кеше дәвалана, алар арасында 174 пациент 60 яшьне үткән.
83 кеше авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 369 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 964 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 449 кеше коронавирустан савыккан.
Барлык савыгучылар саны – 108 679.
Янә 17 кеше COVID-19 корбаны булды.
Барлыгы вафат булучылар - 4 254. Аларның 3 844е 60 яшьне узган булган.
48 кешегә пневмония диагнозы куелган, 94 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакцналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Республикага Covid-19дан 2 735 658 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 162 464 кеше вакциналангын (тиешлеләрнең 87 проценты).
1 998 762 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 80,4 проценты).
Ревакциналанган гражданнар саны - 196 580.
Бер тәүлектә 16 914 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 6 733, 2 компонент белән - 10 181).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Аларның 563 150се 1 компонент белән вакциналанган, 2 компонентны да 518 701 кеше алган.

Фото: rbc.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас