+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 декабрь 2021, 06:55

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!

Халыкка үз вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, медицина оешмаларының хәвефсезлеген тәэмин итү һәм әзерлеген күтәрү өчен 2021 елның 30, 31 декабрь көннәрендә, 2022 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 гыйнварында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкче составының дежур торуы оештырыла.

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!
Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме булачак!

Халыкка үз вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, медицина оешмаларының хәвефсезлеген тәэмин итү һәм әзерлеген күтәрү өчен 2021 елның 30, 31 декабрь көннәрендә, 2022 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 гыйнварында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкче составының дежур торуы оештырыла.

Амбулатор-дәваханә профилендәге медицина оешмалары мондый режимда эшләячәк:
- 2021 елның 31 декабре — шимбә графигы буенча 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакыруларны (шул исәптән кичектергесез) кабул итү белән 16.00 сәгатькә кадәр;

- 2022 елның 1 гыйнварыннан һәм 2022 елның 3 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр — бәйрәм, ял көненең эш графигы буенча 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакыруларны кабул итү (шул исәптән кичектергесез) белән 16.00 сәгатькә кадәр;

Бәйрәм көннәрендә медицина оешмаларының ничек эшләве турында тулырак танышыгыз: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/419447/

Фото: gazetavyborg.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас