

Тәүлек эчендә тагын 379 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 239 кеше дәвалана, алар арасында 170 пациент 60 яшьне үткән. 83 кеше авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 337 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 952 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 411 кеше коронавирустан савыккан. Барлык савыгучылар саны – 109 090.
Янә 21 кеше COVID-19 корбаны булды. Барлыгы вафат булучылар - 4 275. Аларның 3 844е 60 яшьне узган булган.
53 кешегә пневмония диагнозы куелган, 104 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 735 658 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 2 169 350 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 87,3 проценты).
2 009 957 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 80,9 проценты). Ревакциналанган гражданнар саны - 198 844.
Бер тәүлектә 18 081 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 6 886, икенче компонент белән - 11 195).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Фото: lenta.ru