+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 декабрь 2021, 13:35

Ковидтан янә 22 кеше вафат...

Республикада барлыгы 120 289 кеше коронавирус йоктырган.

Ковидтан янә 22 кеше вафат...Ковидтан янә 22 кеше вафат...
Ковидтан янә 22 кеше вафат...

Бер тәүлектә аларның саны 348гә арткан.

Стационарларда әле 220 кеше исәпләнә, шуларның 162се - 60 яшьтән өлкәнрәк. Аларның 65е авыр хәлдә, берсе - ИВЛда.

Тәүлек эчендә - 399 кеше, ә барлыгы 109 489 кеше бу яман чирдән савыккан.

Бер көндә ковидтан янә 22 кеше вафат булган. Үлүчеләрнең гомум саны 4 297 кешегә җитте, шул исәптән 60+ категориясендәгеләр - 3 865 кеше.

Республикада 1нче компонент белән 2 171 331 кеше вакциналанган, 2 013 029 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Ревакциналанган гражданнар саны - 199 452.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас