- Дәваханәләрне эреләндерү - акча мәсьәләсе генә түгел. Әйтик, бала тудырырга әзерләнгән хатын 60-80 чакрым ара үтеп, яхшы табиблар, дарулар, җиһазлар булган учреждениедә сабыен тудырса яхшырак түгелмени? Бу өлкәдә без оптимальләштерүне дәвам итәчәкбез.
Безнең тынгысыз сәламәтлек саклау министрыбыз бар. Өстәвенә, ул акча саный белә. Яхшы медицина - кыйммәтле медицина икәнен беләбез. Шуңа күрә кайбер урыннарда артык идарә итү аппаратыннан котылу өчен дәваханәләрне эреләндерү зарур.
Ләкин без бер генә табибны да, фельдшерны да кыскартмыйбыз. Кирәкмәгән, артык идарәчеләрдән генә котылабыз. Әнә шулар күбрәк кычкырып йөри дә. Мин министр Максим Забелинга әйтә киләм: нәрсәдер эшләргә теләсәгез, кешеләргә аңлатыгыз. Һәрберсе аңларга, белеп торырга тиеш.
Кирәкмәгән идарә итү структурасын кыскартачакбыз. Шул ук вакытта яңа медицина учреждениеләрен дә төзибез, - диде Радий Хәбиров.