

Туры эфирда Башкортстан Башлыгына коронавирус белән бәйле хәл турында да сораулар бирелде. Алар арасында - тагын чикләүләр булырмы, ковид белән көрәшүче табибларга нинди дәртләндерү чаралары күрелә, “омикрон”нан безгә ниләр көтәргә, “антиваксер”ларга мөнәсәбәте һәм башкалар.
Радий Хәбиров, кабул ителгән чикләү чараларыннан тыш, башка чикләүләр кирәкмәс, дип билгеләде. Яңа елдан соң хәлнең ничек булачагын күзәтергә һәм хәлгә карап карарлар кабул итәргә кирәк икәнен әйтте.
Республика җитәкчесе табибларга өстәмә түләүләрнең дәвам итәчәген ассызыклады. “Медицина хезмәткәрләренә иң башта яхшы эш шартлары тудыру, яхшы дәваханәләр, поликлинкалар булдыру мөһим”, — дип билгеләде республика Башлыгы.
“Омикрон” штаммының бөтен дөньядагы киңкүләм проблема булуын, кайбер илләрнең инде өчәр атна локдаунда булуын әйтте Радий Хәбиров. “Ул безгә һичшиксез киләчәк. Безне шул гына тынычландыра — без 2 миллион 178 мең кешене вакциналадык. Коллектив иммунитетка ирешү өчен бу сан 2 миллион 450 мең булырга тиеш. Ревакциналанучылар да арта. Мин үзем дүрт тапкыр вакциналандым. Һәркем үз тормыш философиясен үзе сайлый. Минем өйдә бәләкәй балалар бар, мин авырырга тиеш түгел”, —диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, 2021 ел 2020 елдан авыррак булган. “Без 2020 елны иң авыр ел булды дип билгеләгән идек. Ләкин 2021 елдагы югалтуарны күргәч, без аның әле “ак ел” булуын аңладык”, — диде ул.
Антиваксерлар турындагы сорауга җавап итеп, республика Башлыгы бу кешеләрне “вакциналану темасында “хайповать” итәргә, шуның белән үзләрен рекламаларга теләүчеләр” дип билгеләде. Бу кешеләргә карата тыныч һәм ышанычлы итеп аңлату эшләре алып барырга кирәклеген әйтте. Ковид-госпитальдә күргәннәреннән чыгып, вакциналанмаган кешеләрнең ни дәрәҗәдә авыр чирләве хакында мисал да китерде республика Башлыгы.