

Бүген Башкортстан белән идарә итү үзәге эфирында БСТ телеканалының “Сәлам” тапшыруында без бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова белән сөйләштек.
Яңа ел бәйрәмнәрендә республика дәваханәләренең эш графигы:- 31 декабрьдә 08:00дән 17: 00гә кадәр, чакыруларны кабул итү 16:00гә кадәр;- 1 һәм 3-8 гыйнварларда - 08:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр, чакыруларны кабул итү 16:00гә кадәр.- 2 һәм 9 гыйнварда ашыгыч ярдәм хезмәтләре шулай ук 16:00гә кадәр чакырулар кабул итә.
Поликлиникаларда коронавирустан прививканы 31 декабрьдә һәм 2-9 гыйнварда 8:00дән 20:00гә кадәр ясатырга була. Уфаның "Планета" сәүдә үзәгендә, "Башкирия" лайфстайл-үзәгендә һәм "Карусель" гипермаркетында мобиль вакциналау пунктлары гыйнвар каникулларында 13:00дән 19:00гә кадәр эшли.
Яңа ел бәйрәмнәрендә тар белгечләргә (стоматолог, офтальмолог) язылу, шулай ук травмпунктлар, стационарлар һәм даруханәләр эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны видеодан карагыз.