

Әле республика дәваханәләрендә 167 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 98 пациент 60 яшьтән өлкән. 45 кеше авыр хәлдә, 4е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 5 932 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 938 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 357 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 110 991.
Тагын 21 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 382гә җитте. Аларның 3 911е 60 яшьне узган булган.
22 кешегә пневмония диагнозы куелган. 103 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайтарылган.
1 компонент белән 2 188 312 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 88,1 проценты). 2 046 481 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (82,4 проценты).
Тәүлек эчендә 15 436 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 4 944, 2 компонент белән - 10 492). Ревакциналанган гражданнар саны - 204 828.
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 570 506сы 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 531 209 кеше ясаткан.
Фото: sutynews.ru