+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 декабрь 2021, 14:10

Тәүлек эчендә 260 кешедә коронавирус ачыкланган

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 121 732кә җитте. Тәүлек эчендә 260 кешедә инфекция ачыкланган.

Тәүлек эчендә 260 кешедә коронавирус ачыкланганТәүлек эчендә 260 кешедә коронавирус ачыкланган
Тәүлек эчендә 260 кешедә коронавирус ачыкланган

Әле республика дәваханәләрендә 134 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 101 пациент - 60 яшьтән өлкән. 37 кеше авыр хәлдә, 1 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 5 876 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3942 пациент 60 яшьне үткән.

344 якташыбыз тәүлек эчендә ковидны җиңгән. Барлык савыгучылар саны – 111 335. Ләкин тагын 25 якташыбыз COVID-19 корбаны булган.

Барлыгы корбаннар саны - 4 407. Шулардан 3917 кеше - 60 яшьтән өлкәннәр.

Бер тәүлектә пневмония белән авыручылар саны - 27, 113 кеше пневмониядән терелеп чыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).

Республикага 2 914 858 доза вакцина кайтарылган.

Беренче компонент белән 2 192 953 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 88,3 проценты). 2 055 809 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (82,7 проценты). 206 510 кеше ревакциналанган.

Бер тәүлектә 13 969 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 4 641, икенче компонент белән - 9 328 кеше).

60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 572 027се беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 533 674 кеше алган.

 

Фото: pixabay.com

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас