Әле республика дәваханәләрендә 130 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 89 пациент 60 яшьтән өлкән. 33 кеше авыр хәлдә, бер кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. 5 746 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 850 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 349 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 111 684.
Тагын 16 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 423кә җитте. Аларның 3 919е 60 яшьне узган булган.
24 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 104 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: sutynews.ru