

Пандемия дәвам итә. Республика табиблары быел да куркыныч инфекция белән көрәштә алгы сызыкта булды. Төбәкнең сәламәтлек саклау тармагы катлаулы елны лаеклы үтте, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Республикада 2020 елда Зубовода һәм Стәрлетамакта ачылган ковид-госпитальләр уңышлы эшли. Биредә күп гомерләр коткарып калынды. 11 декабрьдә Бөтенрусия медицина форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада янә ике яңа йогышлы авырулар госпитале төзелешенә старт бирде. Алар Сибайда һәм Туймазыда булачак. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән бәйле хәл медицина ярдәменең өр-яңа, стандарт булмаган һәм тиз җайлаша торган технологияләрен оператив рәвештә төзүне таләп итте, дип билгеләде. Бу яңа юнәлешләр дәвалау тизлеген, сыйфатка зыян китерми, арттырырга мөмкинлек биргән.
Форумда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, төбәкнең сәламәтлек саклау системасына яңача эшләргә, билгесезлек шартларында карарлар кабул итәргә, идарә итү мәсьәләләрендә җавап бирү тизлеген арттырырга туры килгән. Премьер-министр пандемия чорында бихисап медицина җиһазлары алынуын да билгеләде. Мәсәлән, башта үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты 90 данә булса, соңыннан тиз арада алар саны 712гә җиткерелгән. Андрей Назаров табибларыбызның пандемия шартларында зур тәҗрибә туплавын да билгеләде, авыруларны кислород белән тәэмин итүгә җитди игътибар булуын ассызыклады. Мәсәлән, башта тәүлегенә 20 тонна кислород кулланылса, инфекция көчле таралган вакытларда, ковидның 4нче дулкынында бу сан тәүлегенә 80 тоннага кадәр җиткерелгән. Бүгенге көнгә 23 меңнән артык пациент дәвалау алган.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән җәелдерелгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада җиде төбәк проекты тормышка ашырыла. Проектлар кысаларында республика дәваханәләренә күп кенә заманча җиһазлар кайтты, медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты яхшырды. Мәсәлән, Республика клиник онкология диспансерының табиб-рентгенологы, бүлек мөдире Булат Ибраһимов әйтүенчә, гомумдәүләт проекты ярдәмендә алынган җиһазлар онкологлар эшен күпкә җиңеләйтә. Тикшерү үткәрү вакыты да, тикшерелүче пациентлар өчен хәвеф тә кимегән. “Кыска вакытта мондый киңлектәге тикшерүләр үткәрү — зур җиңү, без федераль дәрәҗәгә чыктык”, — дип билгели биредә белгечләр. Элек биредә КТ һәм МРТ аппаратлары берәр генә булса, соңгы ике елда 4 КТ һәм 3 МРТ аппараты булдырылган. Сәламәтлек саклау министры билгеләвенчә, Башкортстан кече инвазив технологияләр буенча лидер булып тора. Соңгы елларда телемедицина үсешкән. Шунысын да билгеләргә кирәк, онкопациентларга кирәкле Уфада булган барлык препаратлар хәзер районнарда да бар.
Бөтенрусия медицина форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың актив үсеш юлында булуын һәм пандемиягә каршы лаеклы көрәш алып баруын билгеләде. Шулай да әле җиңел суларга иртәрәк икәнен дә әйтте республика җитәкчесе. Бүгенге көнгә Башкортстанда 2 миллион 150 меңнән артык кеше вакциналанган. Вакциналанырга тиешлеләр саны — 2 миллион 450 мең. Радий Фәрит улы табибларга олы рәхмәтен белдерде, аларның үзләрен саклауларын үтенде. Без пандемия белән көрәштә 36 табибыбызны югалттык. “Без пандемиядән көчле булып чыгарга тиешбез!” — диде Радий Хәбиров.
Республикада коронавируска бәйле рәвештә, хәвеф төркемендәгеләргә, өлкән яшьтәгеләргә аеруча зур игътибар бирелә. Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең “Өлкәннәр турында хәстәрлек” акциясе кысаларында 65 яшьтән өлкән гражданнар өчен вакциналауның махсус пунктлары эшли. Аерым пунктларны булдыруның төп максаты — өлкән яшьтәге гражданнарга прививкаларны мөмкин кадәр уңайлы һәм хәвефсез ясау мөмкинлеген тәэмин итү.
Халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү — авыл җирендә уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен мәҗбүри шартларның берсе. Республика авылларында бик күп яңа заманча фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды һәм ачылуын дәвам итә. Барлык ФАПлар да “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында заманча таләпләр буенча төзелә, аларда медицина ярдәме алу һәм персонал эше өчен уңайлы шартлар тудырыла. 2021 елда республикада 70тән артык яңа ФАП ишекләрен ачкан.
Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү — “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшеренүләрен үткәрүне күздә тота.
Ләйсән Якупова.