Әле республика дәваханәләрендә 97 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында79 пациент - 60 яшьтән өлкән. 24 кеше авыр хәлдә, бер кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. 5181 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 353 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 372 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 113 435.
Тагын 6 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 466кә җитте. Аларның 3 929ы 60 яшьне узган булган.
18 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 68 кеше аннан савыккан.
Фото: sutynews.ru