

Республика клиник онкология диспансерына оештырылган матбугат турында белгечләр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында “Онкология авырулары белән көрәш” төбәк программасының тормышка ашырылуы хакында сөйләде.
Бу проектны булдыру диспансер эшчәнлеген күпкә яхшырткан, заманча аппаратлар алу мөмкинлеге биргән, табибларның эшен җиңеләйткән. Иң мөһиме — пациентларга тиешле тикшерүләр үтү, табибка эләгү, диагностика һәм дәвалау алу күпкә уңайлырак итеп оештырылган.
Бирегә җибәрелгән пациентлар “Сакчыл поликлиника”га эләгә һәм инфомат ярдәмендә тиешле мәгълүмат, талон ала. Хәзер онкологиягә шик булганнарга элеккечә зур чиратларда торырга, белгечкә эләгү өчен кат-кат килергә кирәкми. Баш табиб Адель Измайлов әйтүенчә, биредә белгечләр ике сменада эшли һәм аларның беренче тапкыр килгәннәрне кабул итәргә, тиешле тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлеге бар. Алдан язылып килүчеләргә аеруча уңайлы. Мәсәлән, ерак районнан килгән пациент та төшкә кадәр бер-ике тикшеренү үтеп, кичкә инде диагнозын төгәл белеп кайтып китә ала.
— Онкология — ковид кебек тиз үсешә торган чир түгел. Ул еллар дәвамында үсешә. Монда диагнозны дөрес кую мөһим. Шуңа мин тизрәк дәвалана башларга теләгәннәргә бераз сабыррак булырга киңәш итәм. Яхшылап тикшерелеп, төгәл диагноз куелган очракта, онкологияне башка органнарны зарарламыйча, нәтиҗәле дәвалый беләбез, — ди баш табиб.
Биредә диагностика үткәрү, тикшерү, дәвалау өчен югары технологияле заманча аппаратлар бар. Мәсәлән, 2,5 миллиметрдан да бәләкәйрәк яман шешнең микроскопик билгеләрен дә юк итәр өчен корсакка химиопрепарат җибәрә һәм циркуляцияли торган җиһаз. Ул 40-43 градуска кадәр җылытыла. Мондый процедура Башкортстанда беренче тапкыр 2020 елда үткәрелгән. Алар Русия Федерациясенең җиде субъектында гына үткәрелә.
Табиб-рентгенолог, бүлек мөдире Булат Ибраһимов әйтүенчә, гомумдәүләт проекты ярдәмендә алынган җиһазлар онкологлар эшен күпкә җиңеләйткән. Тикшерү үткәрү вакыты да, тикшерелүче пациентлар өчен хәвеф тә кимегән. “Кыска вакытта мондый югарылыктагы тикшерүләр үткәрү — зур җиңү, без федераль дәрәҗәгә чыктык”, — дип билгели биредә белгечләр. Элек биредә КТ һәм МРТ аппаратлары берәр генә булса, соңгы ике елда 4 КТ һәм 3 МРТ аппараты булдырылган.
Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында җиде төбәк проекты тормышка ашырылуын билгеләде. Аларның берсе — “Онкология авырулары белән көрәш”.
— Федераль бюджет исәбенә яңа бина булдырылды, матди-техник база ныгытылды. Әле республикада 12 онкология үзәге эшли, тиздән 13нчесе ишекләрен ачачак, — диде Максим Забелин. — Балалар онкогематология үзәге төзелә башлады, кадрлар әзерләнә.
Министр билгеләвенчә, Башкортстан кече инвазив технологияләр буенча лидер булып тора. Соңгы елларда телемедицина үсешкән. Янә дә шул: онкопациентларга кирәкле Уфада булган барлык препаратлар хәзер районнарда да бар.
Онкология диагнозы куелганнар арасында биш елдан да артык яшәүчеләр саны сизелерлек арткан.
“Бездәге ярдәм Көнбатыштагыдан аерылмый”, — дип билгеләде Максим Забелин.