+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 гыйнвар 2022, 10:45

Уфаның Орджоникидзе районында антиковид рейдлары уза

Бүген, 8 гыйнварда, Уфаның Орджоникидзе районында полиция һәм район хакимияте хезмәткәрләре предприятие һәм учреждениеләрнең ковидка каршы чикләүләрне ничек үтәүләрен тикшерде.

Уфаның Орджоникидзе районында антиковид рейдлары узаУфаның Орджоникидзе районында антиковид рейдлары уза
Уфаның Орджоникидзе районында антиковид рейдлары уза

Бүгенге рейдның максаты, алдагылары кебек үк, халыкка, шулай ук объектларның хуҗаларына һәм арендаторларына саклык чараларын үтәүнең мөһимлеге турында кисәтү һәм искә төшерү.

4 патруль төркеме составында 32 сәүдә объектын, шул исәптән 4 эре сәүдә үзәген, 15 көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм халыкны тукландыру предприятиесен, 3 спорт һәм сәламәтләндерү оешмасын тикшерде. Чара нәтиҗәләре буенча 3 объект ачыкланган, аларда антиковид чикләүләре бозыла.

Шулай ук кешеләр белән 40тан артык профилактик әңгәмә үткәрелгән.

Фото: Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас