+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 гыйнвар , 18:04

“Кешеләргә табиб буларак кына түгел, үземнең баштан үткән авыру аша карыйм”

Илеш районы үзәге Югары Яркәй дәваханәсендә эшләүче яшь табиб-педиатр Минтимер Садертдинов шулай ди.

“Кешеләргә табиб буларак кына түгел, үземнең баштан үткән авыру аша карыйм”
“Кешеләргә табиб буларак кына түгел, үземнең баштан үткән авыру аша карыйм”

Быел “Авыл табибы” программасына 10 ел була. Бу дәвердә ул Башкортстанда 3000 тирәсе белгечне авыл җирлекләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Әле дә “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” проектлары гамәлгә ашырыла. Алар авыл халкына, аеруча республиканың ерак районнарына медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыруга юнәлтелгән.

Илеш районының Югары Яркәй авылы дәваханәсенә дә яшь табиблар теләп кайта. Педиатрия белгечләрен генә алганда да, былтыр 3 табиб дәваханәгә әлеге программа буенча кайтты. Шулар арасында Минтимер Садертдинов та бар.

- Кешене язмыш, ризыгы йөртә, диләр бит. Безнең белән дә шулай булды. Бер уйламаган җирдән бирегә эшкә килдем. Беренче күрүдән поликлиника да, медперсонал да, Илеш районы үзе дә җанга ятты, - ди Минтимер Венир улы.

Тумышы белән Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылыннан булган егет мәктәп тәмамлагач та медицина университетына юллана. Бюджетка керә алуы икеле булса да, Аллаһы Тәгалә Минтимер Венир улын “җитәкләп” алып барып укырга кертә. "Авыруларны табиб буларак кына түгел, кешелек факторы белән, үземнең баштан кичергән авыру аша аңлыйм", - ди ул.

9нчы сыйныфта белем алганда Минтимер Венир улына “сколиоз” диагнозы куялар. Моңа авылдагы авыр эш тә, спорт белән шөгыльләнеп өзлегү дә, башка факторлар да йогынты ясагандыр, бәлки. Диагнозны билгеләгәндә сколиозның соңгы чиге була, шуңа да Минтимер Садертдиновка авыр операция кичерергә, ә аннан соң ярты ел реабилитация узарга туры килә. Бүген Минтимер Венир улының аркасына титан урнаштырылган. Дуслары үзен “Тимер” дип кенә дә шаярталар, “асылда да шулай килеп чыкты инде”, ди ул.

Нәкъ шушы хәлләрдән соң анда табиб булу хыялы көчәя. Башкорт дәүләт медицина университетына ул чакта йөргән кызы, ә хәзер инде тормыш юлдашы җитәкләп алып килә аны. Укырга керә алуына бер дә шикләнмәгән кыз Минтимерне югары уку йортына документларын тапшырта һәм теләгән теләкләр фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килә.

Күп тә үтми, яшь пар никахлаша, бергәләп укый, укудан соң эшли. Менә шулай тормыш авырлыкларын акрынлап җиңеп, үткән елда Минтимер Венир улы педиатр дипломын кулына ала. "Укыган чакта мәхәббәт җимешебез - кызыбыз туды. Ипотека да алдык. Югары процентлы ипотеканы ничек тә җиңеләйтү юлын эзләдек һәм “Авыл табибы” программасында катнашырга булдык. Яшьләргә мондый ярдәм булуына без бик шат”, - ди Минтимер.

Яшь гаилә Югары Яркәй дәваханәсе булдырган барлык шартлар белән дә канәгать.
- Биредә фатир арендалап торабыз, дәваханә барлык чыгымнарны да каплый. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки алган ипотеканы да түләп, биредәге фатирны да арендалап торалмас идек. Шулай ук кызыбызга балалар бакчасында урын булды. Бик куанып йөрибез. Эшемне дә бик яратам. Эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Коллективыбызда яшьләр күп булуы да сөендерә. Дәваханәдә аерым спорт залыбыз бар. Бирегә волейбол, теннис уйнарга йөрергә яратам, - ди яшь белгеч.

Коронавирус авыруы белән дә көрәшә Минтимер Венир улы. “Авыру балалар саны күп булмаса да, явыз чир сабыйларда да очрый. Бәхеткә, алар аны җиңелрәк кичерә”, - ди ул.

Киләчәктә яшь белгеч укуын дәвам итәргә хыяллана. Теләге - югары квалификацияле белгеч булып, кешеләргә тагын да күбрәк ярдәм итү.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в