Әле республика дәваханәләрендә 77 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 54 пациент 60 яшьтән өлкән. 19 кеше авыр хәлдә, бер кеше дә үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылмаган. 4 836 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 779 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 334 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 114 424. Ләкин тагын 12 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 500гә җитте. Аларның 3 956сы 60 яшьне узган булган. 14 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 78 кеше аннан савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). Республикага 2 914 858 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 2 204 704 кеше вакциналанган. 2 073 572 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләде. Ревакциналанган гражданнар саны 211 891 кеше тәшкил итә.
Бер тәүлектә 4 162 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 1 985, икенче компонент белән - 2 177 кеше).
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 578 446сы беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 540 678 кеше алган.