+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар , 11:55

Балалар да симерә...

“Роспотребнадзор” балаларның артык гәүдә авырлыгы проблемасы белән көрәшергә чакыра.

Балалар да симерә...
Балалар да симерә...
Яңа ел бәйрәме җитсә, гадәттә, балаларга килограммлап кәнфит-шоколад агыла. Әлбәттә, артык баллы ризыклар ашау балалар сәламәтлеге өчен эзсез үтми. Бу бигрәк тә аларның гәүдә авырлыгы артуга китерә.

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова фикеренчә, Русиядә артык авырлыктагы балалар саны арту тенденциясен туктатырга кирәк. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Балалар мәктәпкә артык гәүдә авырлыгы һәм, кызганычка, эндокрин патология белән килә, андый балалар саны арта. Менә бу тенденциянең дәвам итүенә юл куймау безнең төп бурыч, шуңа күрә бүген аны туктатырга кирәк. Киметү генә түгел, ә төп бурыч – туктату, — дип белдерде Попова “Россия 24” телеканалына биргән интервьюсында.

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә торган җитди тикшеренүләр, сораштырулар һәм махсус социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, безнең балаларның яртысыннан артыгы инде мәктәпкә килгәндә үк, баллы, тозлы, әче ризыкларга һәм фаст-фудка нык бәйлелек белән килә”, — дип ассызыклады Попова.

 
Фото: read-woman.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в