+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар , 14:00

БДМУда Санлы медицина институты ачылды

Республика Башлыгы Радий Хәбировның чираттагы әһәмиятле посты республикабызның билгеле уку йорты — БДМУга багышланган.

БДМУда Санлы медицина институты ачылды
БДМУда Санлы медицина институты ачылды

Республика Башлыгы Радий Хәбировның чираттагы әһәмиятле посты республикабызның билгеле уку йорты — БДМУга багышланган.

“Аз гына ял иттек һәм янә алга! Бүген, беренче эш көнендә, без БДМУда Санлы медицина институты ачтык. Бу медицинаны санлаштыруга һәм заманчалаштыруга таба хәрәкәт. Бу - дистанцион телекоммуникацияләр, республикабызның иң ерак торак пунктларында яшәүчеләргә дә консультация һәм югары квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге. Медицина университеты динамик үсешә, яхшы белгечләр әзерли. Югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында уңышка иреште, халыкара рейтингларда алдынгы позицияләрне били. Танылган чит ил фәнни һәм мәгариф үзәкләре белән уртак фәнни проектларны үстерә, яңа перспективалы белгечлекләр ача. Узган ел БДМУ составына Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәге керде. Быел Уфаның күз авырулары фәнни-тикшеренү институтын бөтен ресурс базасы белән тапшыру тәмамланачак. Мондый берләштерү нәтиҗәсендә без республикада куәтле офтальмология кластеры булдырачакбыз. Бу халык өчен, бөтен тармак өчен, медицина фәнен һәм тәҗрибәсен үстерү өчен бик мөһим вакыйга булачак. Без үз ягыбыздан медуниверситетка ярдәм итәбез, башлангычларында ярдәм күрсәтәбез. БДМУга һәм барыгызга да тынычлык һәм сәламәтлек телим!”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в