Әле республика дәваханәләрендә 77 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 52 пациент 60 яшьне үткән.
17 кеше авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
4 729 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 729 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 303 кеше инфекцяне җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 114 727.
Тәүлек эчендә тагын 13 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы корбаннар саны 4 513кә җитте, аларның 3 958е 60 яшьне узган булган.
Бер тәүлектә 15 кешегә пневмония диагнозы куелган. 71 пациент пневмониядән савыккан.
План буенча Башкортстанда Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 205 618 кеше вакциналанган (тиешлеләнең 88,8 проценты). 2 075 366 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 83,6 проценты).
Бер тәүлектә 2 708 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 914, икенче компонент белән - 1 794).
212 643 граждан ревакциналанган.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Аларның 579 050се беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 541 320 кеше алган.
Фото: smartik.ru