+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар , 19:25

Вакциналау бара. Тикшерүләр көчәйтеләчәк

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк илебездә җитештерелгән 2 914 858 доза вакцина алган. 10 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән 2 205 618 кеше прививка ясаткан. 2 075 366 кеше вакцинациналауны тулысынча төгәлләгән.  

Вакциналау бара. Тикшерүләр көчәйтеләчәк
Вакциналау бара. Тикшерүләр көчәйтеләчәк

Бу —халыкка тиешле вакцина ясауның 88,8 һәм 83,6 проценты дигән сүз. Бу хакта республика Вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиника регистратурасы яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан язылып, Башкортстанда урнашкан 179 вакциналау пунктында ясатып була.
Максим Забелин әйтүенчә, төбәктә 1715 йогышлы авырулар койкасы җәелдерелгән. Буш койка фонды 38 процент тәшкил итә.
Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортостанның ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева әйтүенчә, 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр үзәк белгечләре халыкның 2 011 мөрәҗәгатен эшкәрткән. Ә 2020 елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны аша 392 956 гариза кергән. Күпчелек шалтырату коронавирустан вакцина ясауга, өйдә амбулатор дәвалау оештыруга, тест нәтиҗәләрен ачыклауга бәйле.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр иткәнчә, ведомство Башкортстан предприятиеләре тарафыннан республика буенча Баш санитар табибның хезмәткәрләргә мәҗбүри вакциналау үткәрү турындагы карарын үтәүне дәвам итә. Белгечләр 348 оешманы тикшергән, аларның кайберләре буенча административ протоколларны судларга җибәргәннәр инде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шулай ук Уфа аэропортында санитар-карантин контроле оештырган. 2022 елның 1 гыйнварыннан белгечләр «омикрон» штаммы буенча имин булмаган илләрдән килгән 5 850 пассажирны тикшергән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, план күрсәткечләрен 15 февральгә үтәү өчен, коронавирустан вакциналау темпларын тизләтергә кушты. Төбәк җитәкчесе таләбе буенча бу датаны муниципалитетлар тарафыннан халыкны вакциналауның тиешле дәрәҗәсенә ирешү буенча эшләнгән юл карталарына кертәчәкләр.
– Шулай ук 11 гыйнвардан без сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында санитар нормаларның һәм чикләүләрнең үтәлешен тикшерүне көчәйтәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в