Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 гыйнвар , 17:50

Бүген корбаннар саны — унбер...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 124 250гә җитте. Тәүлек эчендә янә 204 кешедә инфекция ачыкланды.

Бүген корбаннар саны — унбер...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 124 250гә җитте. Тәүлек эчендә янә 204 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 84 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 57 пациент 60 яшьтән узган. 20 кешенең хәле авыр дип билгеләнә.
4 606 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 724 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 309 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 115 036.

Тәүлек эчендә янә 11 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Вафат булучылар 4 524кә җитте, аларның 3 961е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667кеше вакциналанырга тиеш
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 2 211 257 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 89 проценты).

2 084 967 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 83,9 проценты), аларның 305 005е Спутник Лайт белән вакциналанган.
Бер тәүлектә 15 240 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 5 639, 2нче компонент белән - 9 601). Ревакциналанган гражданнар саны - 215 429.

Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387. Аларның 580 685е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 543 797 кеше алган.

Фото: solidarnost.org

 

Автор:Ләйсән Якупова